Бүген хезмәт ветераны Равия Насыйбуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән аны күркәм гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлап, чәчәкләр, котлау хаты тапшырды.
Равия Тимерхан кызы 1936 елның 1 июнендә Исергәп авылында туа. 1940 елда гаилә вербовка буенча урман кисәргә китә. Бөек Ватан сугышы башында алар Карело-Фин республикасында булалар. Алга таба балалар әниләре белән туган якларына кайта. Әтиләре фронтка китә.
Равия Тимерхан кызы кечкенәдән колхозда төрле эшләр башкара. Үсеп буй җиткәч, гаилә корып, Баулыга күченә. Биредә ул хастаханәдә 22 елдан артык эшли. Ә 49 яшендә, 1985 елда, бөтенләй башка юнәлештә эшкә күчәргә батырчылык итә: нефть чыгару идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру цехында икенче разрядлы эшче булып урнаша. Ике елдан соң аны товар операторы итеп күчерәләр. Пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итә - төрле оешмаларда 70 яшькә кадәр эшли. Аның гомуми эш стажы 37 ел тәшкил итә.
Ветеран әлегә кадәр актив тормыш рәвеше алып бара: көн саен саф һавада йөри, кул эшләре белән мавыга, чәчәкләр һәм яшелчәләр үстерә.