Баулы укучылары "ПИСЬМО ПОБЕДЫ" Бөтенроссия акциясендә катнашты

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Бөек бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Традиция буенча Баулы укучылары “Җиңү хатлары” бөтенроссия акциясенә кушылды.

Патриотик акциядә 1 нче мәктәпнең "Юнармия" отряды укучылары һәм активистлары катнашты.

“Кинога тәнәфес” акциясе кысаларында Җиңү волонтерлары укучыларга  кыска метражлы фильм күрсәттеләр, ә аннары балалар белән бергәләп ветераннар өчен якынлашып килүче бәйрәм белән котлау хаты яздылар.

Җиңү хатлары ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңү көнендә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International