Баулыда радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алдылар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген Чернобыль АЭСы ликвидаторлары истәлегенә куелган һәйкәл янында "Чернобыль: бу кабатланырга тиеш түгел..." дигән истәлекле чара узды, ул Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 36 еллыгына багышланган иде.

Җиңү аллеясында ветераннар - “чернобыльчеләр”, һәлак булганнарның тол хатыннары, район җитәкчелеге, мәктәп укучылары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары һәм башкалар җыелды.

 Техноген һәлакәтне туктаткан каһарманнарга тирән рәхмәт сүзләрен Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин җиткерде, авария ликвидаторлары кылган батырлыкның беркайчан да онытылмаячагын билгеләп үтте.

Чара барышында анда катнашучыларга шулай ук  Чернобыль АЭСында авария ликвидаторы Александр Ильичёв мөрәҗәгать итте.

Чернобыль атом электростанциясендәге авария ликвидаторлары һәйкәленә гирляндны 5 нче мәктәпнең "Юнармия" отряды яшь армиячеләре салдылар. Чара һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International