Бәхетле Баулы гаиләсендә шатлыклы вакыйга

2021 елның 26 ноябре, җомга

Әниләр көне бәйрәме алдыннан, Баулы шәһәрендә яшәүче Роберт һәм Альбина Зариповлар гаиләсендә бишенче бала туа. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Ямина дигән матур исем бирәләр.

Зариповлар гаиләсе бик тырыш. Роберт-җирле эшмәкәр, Альбина-балалар клубы җитәкчесе.

ГХАТ бүлеге бәхетле гаилә башлыгын кызы туу белән котлады, яңа туган сабыйның беренче документын – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты һәм символик бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International