Бүген Мәңгелек ут янында узган митинг әлеге вакыйгаларның тере шаһитларына да, сугыш кырларында гомерләрен биргәннәргә дә тирән рәхмәт һәм ихтирам белдерү булды.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул билгеләп үткәнчә, бу җиңү - календарьдагы дата гына түгел, ә миллионлаган язмыш, сынган тормыш һәм батырлыклар.
- Кызганычка каршы, бүген бу хәтерне бетерергә, тарихны яңадан язарга, дөреслекне оныттырырга тырышучылар табыла. Тик безнең дәшми калырга хакыбыз юк, чөнки тынычлык өчен иң кадерлеләребез үз гомерләре белән түләнгән. Бүген дә, дәһшәтле еллардагы кебек үк, безнең яклаучыларыбыз - җиңүчеләрнең оныклары Һәм оныкчыклары Ватаныбыз чикләрендә шул ук ышаныч, шул ук рух көче белән туган җирләрен сакларга әзер торалар. Без дә ул еллардагы кебек бергә булырга тиеш! - диде Ильяс Гозәеров.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов баулыларны Җиңү көне белән котлады һәм аларга Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән ихлас теләкләрен җиткерде.
МХО ветераны Роман Ткачев үз чыгышында фронт һәм тыл бердәмлегенең мөһимлеген искә төшерде.
- Фронтта авыр, ләкин тылда, анда бераз гына булса да җиңелрәк булсын өчен бар да эшләнә. Анда иң мөһиме - үзеңнең ил белән булуыңны, бөтен ил белән бердәм эш башкаруыңны тою. Безнең бурыч – фронттагы егетләргә ярдәм итү, - диде ул.
Чарада катнашучылар сугыштан кайтмаган, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Алга таба Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар мемориалына кызыл канәферләр, чәчәкләр белән кәрзиннәр һәм гирляндалар салдылар, шулай ук Советлар Союзы Геройларына багышланган дүрт һәйкәл янында геройларны искә алдылар.
Елдан-ел безнең арада Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны кими бара. Бүгенге көндә Баулы районында барлыгы ике Бөек Ватан сугышы ветераны - Аркадий Брехов һәм Нургали Мәҗитов яши.
Җиңү көне күңелләребездә якты истәлек, рәхмәт һәм горурлык белән яши. Ә Мәңгелек ут - баулыларның тынычлык, ныклык һәм рух көче хакында җанлы искә төшерү. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган.
Бәйрәм паркка күчте: биредә районның дүрт милли-мәдәни үзәге үзләренең интерактив мәйданчыкларын тәкъдим итте.
Яшьләр, җиңүче сугышчыларга хөрмәт йөзеннән, шәһәр урамнары буйлап автоузыш оештырды.
Кичен үзәк мәйданда баулыларны концерт программасы, хәрби техника күргәзмәсе һәм фронт боткасы белән сыйлану көтте.
Фото: Айгөл Идиятуллина, Булат Минязов