Уннарча баулылы битлек режимын бозган өчен җаваплылыкка тартылды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге соңгы атнадагы хокук бозулар турында хәбәр итте.

Бер атна эчендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре районның 44 кешесен битлек режимын бозган өчен административ җаваплылыкка тарткан, шуларның 30ын - җәмәгать урыннарында битлек булмаган өчен. Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.
Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен бер атна эчендә 82 машина йөртүче һәм җәяүле административ җаваплылыкка тартылган, шулай ук исерек килеш транспорт белән идарә иткән ике машина йөртүче ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International