Баулы укучылары өчен "Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең эше!" темасына интерактив уен үткәрделәр

2021 елның 22 октябре, җомга

21 октябрьдә “Ласточка” лагере белгечләре Замия Гыйләҗиева һәм Нурия Котлиева 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 6 класс укучылары өчен “Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең эше!” темасына интерактив уен үткәрделәр.

Сыйныф сәгатендә Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева катнашты, ул балаларга коррупциягә һәм террорчылыкка каршы көрәш ысулларын турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International