Рамил Гатиятуллинның баулыларга мөрәҗәгате

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Кадерле баулылар!

Бүген минем тормышымда мөһим, җаваплы, җитди этап ахырына якынлашты - Баулы муниципаль районы башлыгы вазыйфасында эшемне тәмамладым. Мин бу карар миңа җиңел бирелмәде.

Көчле, зирәк, җаваплы кешеләр командасында күп эшләр эшләнде, районыбызның киләчәк үсеше өчен яхшы потенциал булдырылды. Район башлыгы булып эшләү дәвере вакыйгаларга бай булды, аларның һәркайсы бәяләп бетергесез һөнәри һәм шәхси тәҗрибә бирде.

Мин сезгә, кадерле баулылар, теләктәшлек күрсәтүегез, максатчан һәм бердәм булуыгыз өчен рәхмәтлемен! Без проблемаларны бергә хәл иттек, бәйрәмне бергә үткәрдек. Сезнең борчулар минем дә борчу, сезнең сөенечегез минем дә сөенечем булды. Шуңа да аерылышудан моңсу хисләр туа.

Баулыда эшләү вакыты турында йөрәгемдә бары иң җылы һәм якты хатирәләр генә кала. Мин монда гомерлеккә күңелемнең бер өлешен калдырып китәм.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, нәтиҗәле эш, иртәгәге көнгә ышаныч телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International