1 нче номерлы спорт мәктәбе үз ишекләрен ачты

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Баулының 1нче спорт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Яңартылган бинаны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады.

Фәрит Мөхәммәтшин Рамил Гатиятуллин һәм 1нче спорт мәктәбе директоры Миргалим Фәхриев озатуында яңартылган кабинетлар, тренировкалар уза торган залларны карап чыкты. Ул күргәннәреннән канәгать калды.

Балалар килүгә спорт мәктәбе тулысынча әзер. Тренерлар сүзләренчә, монда дәресләр киләсе дүшәмбедән башланачак.

1 нче спорт мәктәбенә капиталь ремонт «Татарстан спорт объектларын капиталь ремонтлау» программасы буенча үткәрелде. Бу максатка 34 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ремонтка февральдә башланган иде. Миргалим Фәхриев сүзләренә караганда, төзүчеләр бинаның бүлмәләрен һәм кабинетларын тулысынча яңартканнар, түбәсен алыштырганнар һәм фасадны яңартканнар, инженерлык коммуникацияләрен алыштырганнар. Хәзер спорт мәктәбенең һәр катында душ кабинетлары бар. Бина периметры буенча видеокамералар урнаштырылган.

Спорт мәктәбендә 700 дән артык бала шөгыльләнә. Биредә алты спорт төре белән шөгыльләнәләр: җиңел атлетика, чаңгы спорты, баскетбол, бокс, шахмат һәм пауэрлифтинг.

Киләсе атнада бирегә яңа спорт җиһазлары кайтарырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International