Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районында булды, анда ул муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин башка эшкә күчү сәбәпле үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Район җитәкчесе вазифаларын башкару Ильяс Гозәеровка йөкләнде. Моннан тыш, республика парламенты җитәкчесе районда ишегалларын төзекләндерү буенча президент программасының ничек тормышка ашырылуы белән танышты һәм капиталь ремонттан соң ачылган спорт мәктәбендә булды.

Баулыга килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин Чапаев урамы буенча "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдында булды һәм халык белән аралашты. Баулылар республика җитәкчелегенә шундый мөһим программа өчен рәхмәт белдерделәр. "Безнең шәһәр күз алдында үзгәрә, - дип сөйләде йортларның берсендә яшәүче ханым, - элек безнең матур ишегалды урынында куаклар һәм кычытканнар белән капланган бушлык иде. Бүген монда машиналар кую өчен асфальтланган парковка барлыкка килде, ял итү өчен эскәмияләр куелды, балалар мәйданчыгы җиһазланды, чыршылар утыртылды. Бу эшләргә шул тирәдә яшәүче кешеләрне дә оста җәлеп итүче район башлыгына рәхмәт ".

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Баулы районында узган ел 16 ишегалды ремонтланган, быел тагын җиде зур ишегалды территориясе төзекләндерелә.

1 нче спорт мәктәбендә, быел анда 32 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелгән, Дәүләт Советы Рәисе атлетика, гимнастика һәм шахмат белән шөгыльләнү залларын карады, педагоглардан һәм тренерлардан эш шартлары белән кызыксынды. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин муниципалитетта һәм башка спорт төрләре, аерым алганда, волейбол үсеше турында сөйләде.

Баулы муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды. Аның эшендә Дәүләт Советы һәм җирле үзидарә органнары депутатлары, Президент һәм Дәүләт Советы аппаратлары хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмалар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Муниципаль депутатлар Рамил Гатиятуллинның район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын хупладылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясап, Рамил Гатиятуллинның Баулы районы өчен бик күп эшләр башкаруын билгеләп үтте. “Аның җитәкчелеге елларында Баулы районы уңышлы үсеш алды, - диде ул. - Соңгы елларда районда, республика һәм федераль программаларда актив катнашуы нәтиҗәсендә торак, социаль объектлар һәм юлларны төзекләндерү, төзү һәм капиталь ремонтлау буенча күп кенә эшләр  гамәлгә ашырылды. Авыл җирлекләрендә җиде модульле ФАП һәм өч модульле-блоклы ветеринария пункты, тугыз универсаль спорт мәйданчыгы, шәһәрдә чаңгы базасы, скверлар, парклар, алты күпфатирлы йорт һәм бер фатирлы ике торак йорт, Кырым-Сарай авылында чистарту корылмалары, район авылларында дүрт күпфункцияле үзәк төзелде, халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Болар барысы да Татарстан Президенты һәм нефтьчеләр ярдәмендә район башлыгының халык белән  аңлашып эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды».

Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының үзенә күрә Татарстанның "көнчыгыш форпосты" булуын ассызыклады. «Тугандаш Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе чигендә булганда, Баулы районы күршеләр белән уңышлы хезмәттәшлек итү үрнәген күрсәтә, - дип басым ясады ул. - Рамил Хәкимулла улы нефтьчеләр белән дә, күрше төбәк районнары җитәкчеләре белән дә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырды».

Фәрит Мөхәммәтшин Рамил Гатиятуллинга яңа эшендә уңышлар теләп, аңа Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален һәм РФ Оборона министрлыгының "Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен" («За укрепление боевого содружества») медален тапшырды.

Муниципаль район Советы карары белән Рамил Гатиятуллинга “Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының мактаулы гражданы” исеме бирелде.

Татарстан Президенты исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин район Советына Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров кандидатурасын тәкъдим итте. “Ильяс Исмәгыйль улына муниципаль берәмлек башлыгын билгеләнгән тәртиптә сайлаганчы шәһәрдәге һәм райондагы эшләр торышы өчен бөтен булган җаваплылык йөкләнә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул үз эшенең остасы. Район проблемалары аңа билгеле. Ильяс Гозәеров башкарма комитет рәисе буларак  төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән уңышлы эшләү өчен барлык кирәкле сыйфатларга ия. Ул районның социаль өлкәсен үстерүгә, инвестицияләр җәлеп итү, шәһәр мохитен төзекләндерү, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычларын тормышка ашыруга зур игътибар бирде".

Ильяс Гозәеров район депутатларына һәм республика җитәкчелегенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм районны үстерүгә бөтен көчен куячагына ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International