ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Иң беренче булып Бөек Җиңү символына Айдар һәм Марина Мухаметшиннар, Алмаз һәм Эльвина Тагировлар гаиләләре ия булды.

Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Николай һәм Әлфия Подвысоцкие гаиләсендә туган ир бала булды.

26 – нчы  апрель  көнне, Шалты  авыл китапханәсендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай- шагыйрьләр  солтаны “ дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

25 - нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Энҗе бөртекләре” клубының  әгъзалары белән чираттагы утырыш үткәрелде. Балалар журналлардан рәсемнәр кисеп, аппликация ясадылар.

26 - нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсендә авыл Мәдәният йорты белән берлектә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән исем астында  шигырьләр конкурсы үткәрелде.

26 - нчы апрель көнне Исергәп авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен Г.Тукай иҗаты буенча “Бөек Тукай мирасы”дип исемләнгән викторина үткәрде.

26 - нчы апрель көнне, Мортаза авылы  китапханәсендә “И туган тел” дип исемләнгән  әдәби сәгать үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International