Баулы ГХАТ бүлегендә 100- нче бала теркәлде

2018 елның 28 апреле, шимбә

Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Николай һәм Әлфия Подвысоцкие гаиләсендә туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Илья дигән исем бирделәр. Илья гаиләдә икенче бала, аның Алексей исемле абыйсы бар.

Бүген шулай ук тагын бер бала теркәлде: Каролина – Николай һәм Екатерина Зотовлар гаиләсендә өченче бала.

Бәхетле ата-аналарга Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары Һәм Бөек Җиңүгә багышлап, Совет халкының җиңүе символын - Георгий тасмасын тапшырдылар.

Ихлас күңелдән бәхетле гаиләләрне котлыйбыз, балаларының сәламәт, акыллы булып үсүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International