Баулы ГХАТ бүлегендә патриотик акция старт алды

2018 елның 28 апреле, шимбә

28 апрельдә Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе старт алды. Совет халкының җиңүен символлаштырган, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдырган Георгий тасмасы ГХАТ бүлегендә яшь парларга тапшырылды.

Иң беренче булып Бөек Җиңү символына Айдар һәм Марина Мухаметшиннар, Алмаз һәм Эльвина Тагировлар гаиләләре ия булды.

Бүген Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы да теркәлде. Бу искиткеч вакыйга Рөстәм һәм Алия Фазуллинар гаиләсендә барлыкка килде. Әти- әни улларына Камиль һәм Рәсил дигән исемнәр бирделәр. Бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау открыткаларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International