ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
13 апрель көнне Баулы районында Баулы- Октябрьский юлында юл һәлакате булды. Транспорт чарасы кюветка очты. Юл һәлакате сәбәбе һәм җәфа чиккәннәр саны әлегә аныклана.

12 апрель көнне Бәләбәй шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Россия турниры узды.

Бүген Баулыда яшәүче дүрт тылчыга Татарстанның Дәүләт советы депутаты Альберт Хабибуллин Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләр һәм Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырды.

Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышлап Фәнис Яруллин музеенда “Әткәм төсе тыныч көннәрдә” хәтер кичәсе үткәрелде.

14-20 апрель көннәрендә шәһәр музеенда миләүшә чәчкәләре күргәзмәсе үтәчәк.

Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 210 тапкыр чыктылар, шуның 205 очрагында ярдәм күрсәтелгән.

14 апрель көнне Баулыда явым-төшемсез аяз көн көтелә.

10 апрель көнне Потап-Томбарлы авылы китапханәсендә Космонавтик көненә багышланган 14 яшьлек балалар өчен “Йолдызларга таба юл” дигән тематик кич оештырылды.

Анда бәйгенең зона этапларында җиңү яулаган 45 укытучы катнаша. Алар арасында Баулы районы Поповка мәтәбенең химия укытучысы, бәйгенең зональ этабы җиңүчесе Попова Вера Николаевна да бар.
РФ, шул санда Татарстанда да , 20-25 апрель көннәре “Ауропа иммунизация атналыгы-2015” үткәрергә ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International