ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырыла торган әлеге конкурсның зона этапларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 222 укытучы катнашкан, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез: былтыр "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия конкурсында Нурлаттан Алла Головенькова җиңү яулады. Традиция буенча, киләсе конкурс җиңүче шәһәрендә уза. Баулы районын исә Поповка мәтәбенең химия укытучысы Попова Вера Николаевна тәкъдим итәчәк.