12 апрель көнне Бәләбәй шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Россия турниры узды.
Бүген Баулыда яшәүче дүрт тылчыга Татарстанның Дәүләт советы депутаты Альберт Хабибуллин Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләр һәм Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырды.
14-20 апрель көннәрендә шәһәр музеенда миләүшә чәчкәләре күргәзмәсе үтәчәк.
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 210 тапкыр чыктылар, шуның 205 очрагында ярдәм күрсәтелгән.
10 апрель көнне Потап-Томбарлы авылы китапханәсендә Космонавтик көненә багышланган 14 яшьлек балалар өчен “Йолдызларга таба юл” дигән тематик кич оештырылды.