Роспотребнадзор гражданнарга сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр бирә

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Роспотребнадзор сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү буенча комплекслы эш алып бара. Бу эш «Демография» милли проектының бер өлеше булган «Халык сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Проект кысаларында регионнарда халыкның төрле төркемнәренең туклануы торышына мониторинг системасы кертелә, кибетләр киштәләрендә азык-төлек продуктларының сыйфаты тикшерелә, шулай ук азык-төлек продукциясенең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа санитария кагыйдәләре һәм нормалар кабул ителә. Мәсәлән, Россия төбәкләрендә 17 сынау лаборатория үзәге җиһазланган. Азык-төлек продукциясенең 12 төркеме тикшерелә, һәркайсы 10-15 күрсәткеч буенча (витаминнарны, трансизомерларны, антибиотикларны да кертеп) тикшерелә.

Проектны тормышка ашыру барышында РФнең 80 субъектында 30 млн нан артык кеше сәламәт һәм баланслы туклану мәсьәләләре буенча белем бирү (агарту) программалары белән колачланачак.

1. В рамках нацпроекта «Демография» запускается урок по здоровому питанию для школьников

2. В рамках проекта «Здоровое питание» было запущено несколько тематических информационных ресурсов

3. О рекомендациях как сократить потребление трансжиров в питании

4. О рекомендациях по питанию для людей старше 60 лет

5. 5 шагов по правильному питанию детей в школе

6. В каких продуктах искать соль

7. О кашах в рационе питания

Тулырак мәгълүмат: www.здоровое-питание.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International