Татарстанда «Рамазан — игелекле эшләр ае» хәйрия акциясе старт алды

2020 елның 25 апреле, шимбә

Татарстанда авыр тормыш хәлендә булган балаларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен ел саен үткәрелә торган «Рамазан — игелекле эшләр ае» хәйрия акциясе старт алды.

«Традицион рәвештә, нәкъ менә шушы изге айда республика мөселманнары хәйрия эшчәнлегендә зур активлык күрсәтәләр, чөнки Рамазан аенда фарыз эшләрнең берсе — сәдака», - диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Иганә акчаларын авыручы балаларны дәвалауга юнәлдерергә мөмкин. ТР Диния нәзарәте сайтында өч кечкенә пациент һәм ярдәм кирәк булган яшь кыз турында мәгълүмат басылды. Пандемия шартларында  ифтар оештыруга да үз өлешеңне кертергә була. Шулай ук Ютазы районында янган мәчетне торгызуга акча җыю бара.

Ярдәм итүнең тагын бер ысулы - САДАКА сүзен язып, 7715 номерга SMS-хәбәр җибәрү (бәясе-50 сум). САДАКА сүзеннән соң кирәкле сумманы, мәсәлән, 300 сум акчаны да язарга була. Өченче ысул-акчаны Саклык банкы картасына күчерү: 5336 6900 3516 7669 ("Зәкят" фонды хезмәткәре Альметов Илнур Мәхмүт улы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International