Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Бөгелмә территориаль бүлегеннән рәсми җавап алынды.
Баулы районында 2020 елның 27 мартына 52 кеше үз-үзен изоляцияләү режимында. Чит илләрдән килгән туристларның саны турында мәгълүмат юк.
Мәгълүматны Баулы муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәмидуллин шәрехләде.
Баулылар үз-үзен изоляцияләү режимын үтәмәүчеләр турында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә яки 112 номеры буенча хәбәр итә алалар.