Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезне 13 июньдә Сабантуй мәйданында узачак Еремеев ярминкәсенә чакырабыз.
"Татарстанда җәй" - җәйге вакыйгаларның бердәм киңлеге, анда һәркем күңеленә хуш килгән чараны сайлап ала ала - шәһәр концертларыннан алып гаилә фестивальләренә кадәр. Leto.tatar сайтына кереп, Баулы районын сайлагыз һәм күңелегезгә ошаган чараны эзләп табыгыз.
"Еремеев ярминкәсе" рус мәдәнияте бәйрәме
14:00 - Баулы районы осталары эшләнмәләре ярминкәсе
14:00 - "Петрушечный театр" ("Белга" гаилә театры (Мәскәү шәһәре)
14:00 - 17:00 - Милли ишегаллары фестивале
14:30 -16:30 - "Школа колокольного звона" профессионал звонарь Сергей Медведев чыгышы
15:00 - 15:30 - Бәйрәмне тантаналы ачу
15:30 -18:00 - Иҗади коллективлар чыгышы
15:30 - 17:00 - Интерактив мәйданчыклар
15:30 -18:30 - "Сварог" клубыннан интерактив мәйданчык
18:00 - "АРБА-ФЕСТ-2026" фестивален тантаналы ябу
18:00 - 20:00 - "Красная горка" фольклор ансамбле чыгышы
20:00 - 21:00 - Бию мәйданчыгы
Рәхим итегез!