Баулы терлекчеләре кышлатуны яхшы күрсәткечләр белән төгәллиләр

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында кышлату чоры тәмамлануга да аз вакыт калып бара. Кышлату сезоны ничек бара, бүгенге көндә районда күпме сөт савыла, бозаулар алуда югалтулар булганмы? Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сөйләде.

– Бүгенге көндә кышлату сезонын уңышлы гына төгәлләп чыгып барабыз, – дип сөйләде ул. – Район буенча ике айга булган күрсәткечләрне караганда, 2 360  тонна сөт савып алдык. Бу сан узган елның шул чоры белән чагыштырганда дүрт процентка артыграк. Ике ай эчендә 760 бозау алуга ирештек. Район буенча барлык хуҗалыкларда да савым сыерларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерү, белгечләр әзерләү өстендә эшлибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International