Татарстан Росреестры белән "Төп хәбәрләр"

2020 елның 24 марты, сишәмбе

24 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфир булачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары турында фикер алышачаклар.

«Төп яңалыклар» программасында инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашачак.

Татарстан Росреестры вәкиле бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренең документларны теркәүгә әзерлек буенча бушлай консультацияне ничек һәм кайда ала алулары һәм күчемсез милекне теркәү срокларын ничек кыскарту турында сөйләячәк.

Шалтыратулар 13.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Туры эфир телефоннары: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.

Шулай ук теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында яки Татарстан Росреестрының youtube каналында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International