Баулы пенсионерларының яшәү шартлары

2020 елның 21 феврале, җомга

Баулыда Россия Пенсия фондының район буенча идарәсенең йомгаклау җыелышы узды.

Бу уңайдан Баулыга Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина һәм Россия Пенсия фондының ТР буенча тикшерү-ревизия бүлеге начальнигы Фәрит Закиров килделәр.

Җыелыш алдыннан кунаклар Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Баулы районы буенча Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев белән берлектә 1нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булдылар, анда пенсионерлар өчен атна саен дәресләр уза. Очрашуда катнашкан Россия Пенсионерлар берлегенең Баулы бүлекчәсе рәисе Альбина Солтан кызы Сәмигуллина бүгенге көндә районда өлкән яшьтәге кешеләрнең актив тормышы өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте.

2020 елга төп бурычлар: пенсия яшендәге кешеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү, шулай ук пенсия яшенә җитмәгән кешеләр белән эшләү.

Җыелыш барышында 2020 елда электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Фото: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International