Баулыда тантаналы рәвештә Кышкы иреклеләр мәктәбе-2020 ачылды

2020 елның 7 феврале, җомга

«Ватан» яшьләр клубының концерт залында Кышкы иреклеләр мәктәбен ачу тантанасы булды.

Мәктәп эшендә Баулы районы мәктәбе укучылары, шулай ук Баулы агрокөллиятеннән студентлар - барлыгы 34 активист катнашачак. Мәктәп эше ике көн дәвам итәчәк.

Чарада катнашучыларны Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов сәламләде. Алар балаларга нәтиҗәле эш, уңышлар теләделәр.

Чара активистларны, волонтерлыкны үстерүдә актив катнашкан җитәкчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International