Баулыда Ана капиталы сертификатын һәм паспортлар тапшырдылар

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 елның 30 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификаты һәм14 яше тулган егетләргә һәм кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган иде.

Ана капиталы сертификатын уллары туган Александр һәм Юлия Бесчастных гаиләсе алды. 10 яшүсмернең тормышында зур вакыйга булды - алар беренче паспортларын алдылар.

 Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, миграция бүлеге белгече Надежда Четвертакова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International