Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Тәгъзим Миңнегәрәев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2 февраль көнне Кызылъяр авылында яшәүче хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Тәгъзим Миңнегәрәев туганнары белән бергәләп 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Баулы районы Кызылъяр авылында яшәүче Миңнегәрәевлар гаиләсе башлыгы Таһир Сәетгали улы үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан балалары, оныклары, оныкчыклары, башка якын кешеләре җыелган иде.

Күркәм традиция буенча юбилярны котларга район җитәкчелеге вәкилләре дә килде. Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина Таһир абыйга ил Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, бик күп җылы сүзләр әйттеләр.

Үзенең 90-нчы туган көнен Тәгъзим абый, яшьтәшләренең күпчелеге кебек үк, сугыш елларында колхозда хезмәт куя, сугыштан соңгы елларда илне торгызуда катнаша. Аннары озак еллар район нефть үткәргеч идарәсендә (РНУ) электромонтер булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 45 елга якын.

Тормыш иптәше Җәүһәр Илал кызы  белән 63 елдан артык тату гомер кичерәләр. Алар бергә дүрт лаеклы бала үстергәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International