Баулы шәһәр прокуратурасы хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозулар ачыклады

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Баулы шәһәр прокуратурасы "Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе" МКПда коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, г-н Д. 2019 елның октябрендә идарәгә эшкә алынган булган.

Аңа кадәр ул үз теләге белән эчке эшләр органнарыннан киткән. «Коррупциягә каршы тору турында» гы Федераль закон нигезендә, эш бирүче дәүләт хезмәтеннән азат ителгәннән соң ике ел дәвамында дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләгән граждан белән хезмәт килешүе төзегәндә, мондый шартнамәне ун көн эчендә аның соңгы хезмәт урыны буенча яллаучы вәкиленә хәбәр итәргә тиеш. Әмма «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП администрациясе закон таләпләрен үтәмәгән һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына элеккеге дәүләт хезмәткәре белән хезмәт килешүе төзү турында хәбәр итмәгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы әлеге факт буенча «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП җитәкчесенә карата РФ КОАП 19.29 статьясы буенча административ эш кузгатты һәм җәмәгать судына җибәрде.

Баулы суды карары буенча җитәкче 20000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International