Баулы студентлары өчен патриотизм дәресе узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Баулы аграр көллиятендә, ТАССРның гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар үткәрү кысаларында, «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырган  патриотизм һәм дәүләтчелек дәресе узды.

Чараны үткәрүдә аграр көллият каршындагы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» нең Баулы бүлекчәсе активистлары булышлык күрсәтте.

  Чара башланыр алдыннан студентлар белән ТАССР һәм туган як тарихын белү буенча анкеталау үткәрелде.

Дәресне «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе рәисе Елена Дәүләтова алып барды. Ул балаларга Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләде, шулай ук «Татарстанның туган киңлекләре буенча»уен-викторина үткәрде. Викторина сораулары тарихи үткәнгә, бүгенге көнгә, мәдәнияткә, икътисадка кагылышлы иде. Викторина барышында балалар Татарстанның беренче Президенты, шәһәр һәм елганың исемнәрен искә төшерделәр, дәүләт символикасын белүләрен күрсәттеләр.

Викторина ахырында студентлар өчен Татарстанның истәлекле урыннары: Казан, Болгар, Свияжск, Алабуга шәһәрләре турында сөйләүче «Татарстан хәзинәләре» фильмын күрсәттеләр. Аннан соң фильм турында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International