Баулылар Крещение коену йоласын үтәделәр

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Баулыда "Ак чишмә" чишмәсе территориясендә йола кылу өчен купель булдырылды.

18 гыйнварда кичке җидедә Серафим Саровский храмы настоятеле Владислав Паняев чишмә суын һәм аның янәшәсендәге купельне изгеләндерде. 

Суны изгеләндергәннән соң, халык чишмә суын ала башлады, ә иң кыюлары су коенды.

Коену урынында администрация, Эчке эшләр министрлыгы, медицина хезмәткәрләре кизү торды. Киенү өчен җылы палаткалар урнаштырылды, коенучылар өчен кайнар чәй оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International