Баулы волонтерлары иҗтимагый үзәкләрнең активы мәктәбендә катнашалар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Активлар мәктәбендә «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Баулы активистлары: 6нчы мәктәп укучысы Азалия Әбҗәлетдинова, Баулы аграр көллиятенең беренче курс укучысы Маргарита Панина, шулай ук Баулы районының «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев катнаша.

Мәктәп кысаларында патриотик тәрбия бирү мәйданчыклары, патриотик акцияләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм патриотик оешмалар әгъзалары белән очрашулар, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең еллык планын эшләү, тренинглар һәм мастер-класслар, спорт чаралары, конкурслар үткәрү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International