Баулы доброволецлары "Игелекле Татарстан" форумында катнаштылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

28 декабрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда «Мәрхәмәтле Татарстан» доброволецларының йомгаклау форумы узды.

Форум эшендә Баулы районының «Без киләчәк яклы» доброволецлар хәрәкәте җитәкчесе Илсаф Илгизәров һәм «Без киләчәк яклы» хәрәкәте активисты, 4нче татар гимназиясе укучысы Алена Коломейко катнашты.

Форум бөтен республикадан иреклеләр берләшмәсе активистларын бер мәйданчыкта берләштерде. Форум барышында Татарстан ирекле берләшмәләре тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалды, шулай ук «Татарстан иреклесе-2019» республика конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International