Яшь баулыларга паспортлар тапшырдылар

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Баулы районы ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган җиде баулылыга Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы узды.

Яшь баулыларны Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илмира Хөснуллина һәм Баулы районы «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Динара Хөснуллина котладылар.

«Мин сезне олы тормышка аяк басуыгыз белән котлыйм. Бүгенге көннән сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булып торасыз. Мин сезгә тормышыгызда уңышлар телим. Дөрес юнәлештә генә үсегез һәм позитив гражданлык позициясен саклагыз!" диде Динара Хөснуллина мөрәҗәгать итте.

Чыгышы ахырында Динар Хөснуллин яшь баулыларга истәлекле бүләкләр – паспортка махсус тышлыклар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International