Баулы волонтерының видеосы Мәскәүдә яхшы бәя алды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Мәскәүдә "Янәшәдә яшәүче геройлар" бөтенроссия конкурсы призеры булган баулыны бүләкләделәр.

Әлеге вакытта Баулы районының «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев Россия башкаласында. 

Ул «Сообщество» форумы кысаларында «Янәшә яшәүче геройлар» мотивацион постерлар һәм видеороликлар булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләүдә катнаша.

Артур Гәрәевның Бөек Ватан сугышы ветераны Аркадий Брехов турындагы видеосюжеты "Видеороликлар" номинациясендә өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International