Баулы студентлары өчен юл хәрәкәте иминлеге темасына медиа-викторина үткәрделәр

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Баулы агрокөллиятендә "Юл хәрәкәте иминлеге" темасына медиа-викторина узды. Анда беренче, икенче һәм өченче курс студентлары, шулай ук агрокөллият каршындагы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе активистлары катнашты.

Уенда барлыгы биш команда ярышты. Викторина биш турдан торды. Медиа-викторина вакытында экранда тематик биремнәр язылган слайдлар күрсәтелде. Биремнәрне үтәү өчен 5 минут вакыт бирелде. Һәр турдан соң жюри командаларның нәтиҗәләрен игълан итте. Турлар арасындагы тәнәфесләрдә балалар өчен социаль тематик видеороликлар күрсәтелде.

Нәтиҗәдә беренче курс студентларының «Зебра» командасы җиңү яулады.  
Барлык командаларга да грамоталар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International