Баулы кызы -республика конкурсы финалисты

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Баулы шәһәренең «Ватан» яшьләр клубы мөдире Динара Хөснуллина Казанда Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына үткәрелгән республика конкурсында катнашты.

Әлеге конкурс яшьләр арасында терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистлык күренешләрен профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларны әхлакый-эшлекле сыйфатлар, хокук, җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дәүләт сәясәте нигезләре, идарә карарларын кабул итү күнекмәләре һәм башка критерийлар буенча бәяләделәр.
Бу этап кысаларында Динара Хөснуллина укуларын уңышлы үтте һәм конкурсның финалына чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International