ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүне оештыруга республиканың районнары һәм алдынгы предприятиеләре кушылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга истәлекле датаны бәйрәм итү турындагы указ өчен рәхмәт белдерде. Якын арада юбилей чаралары программасы старт ала, алар үз эченә халыкара, федераль, социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнарны ала.
«Бу эшкә безнең муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, ММЧ, шулай ук Татарстанның иҗади көчләре җәлеп ителәчәк. Без мәдәният эшлеклеләреннән матур әсәрләр һәм эшләр көтәбез», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Фото: Владимир Васильев