Баулы нефтен чыгара башлауга 73 ел тулды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

73 ел элек бу көнне Баулы районында  нефтьне сәнәгый эшкәртүгә нигез салган һәм төбәк тормышын мәңгегә үзгәрткән вакыйга булды.

1946 елның 17 сентябрендә бораулау мастеры Степан Баклушин бригадасы 1770 метр тирәнлеккә кадәр барып җитә һәм Баулы авылы янында һавага Татарстанның беренче девон нефте фонтаны бәрә.

Тиздән районның икътисади үсеше башлана. Шул көннән 17 сентябрь Баулы нефтенең туган көне һәм республикада девон нефтьенең туган көне була. 2016 елда нефть табучыларга дан буларак, 1нче скважина урынында девон нефте фонтанын гәүдәләндерүче монумент ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International