Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның Баулы шәһәре көне һәм Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 24 августы, шимбә

Хөрмәтле райондашлар! Бүген без бик әһәмиятле бәйрәмнәрне – Баулы шәһәре, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәрен билгеләп үтәбез.

Шәһәр көне – барлык халыкны берләштерүче үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне һәрберебез үзен патриот һәм гражданин итеп хис итә. Бүген көндәлек хезмәтләре белән шәһәр үсешенә өлеш кертүчеләргә, аның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең энергиягез, хезмәт сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз Баулының алга таба үсешенә хезмәт итсен.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне – шулай ук безнең өчен төп бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге ике вакыйганы бергә билгеләп үтүнең дөреслеген еллар раслады. Безнең шәһәр елъязмасы нефть сәнәгатенең үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Беренче нефть чыгаручылар энтузиазмы, аларның ныклыгы һәм профессиональлеге нигезендә яраткан шәһәребез үсеп чыкты.

Чын күңелдән туган ягыбызның алга таба да чәчәк атуын, ә сезгә, кадерле якташлар – яңа казанышлар, уңышка ышаныч, яраткан шәһәребез хакына рухландырып эшләвегезне телим. Бу бәйрәм көннәренең тантаналы кәефе барыбызны да бер-беребезгә якынайтсын!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

 Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International