Баулының үзәк мәйданында бәйрәм гөрләп узды

2019 елның 24 августы, шимбә

Баулылар Шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен һәм Республика көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм чаралары көн уртасында Октябрь мәйданында башланды.

Шәһәребез халкы һәм кунаклары районыбызның милли-мәдәни үзәкләре күргәзмәләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе, «Чәй табыны» фестивале, Октябрьск шәһәреннән «Модем» пластика һәм бию театры чыгышларын кызыксынып карадылар. Теләге булганнар чүлмәк ясау, гипс сыннарны буяу, коймак пешерү буенча мастер-классларда катнаштылар, бәйрәм фотозоналарында фотога төшә, көрәш фестивалендә катнашучыларга көч биреп тора алды. Әлмәттән килгән сабын куыгы тамашасы, поролон-шоу, урам театрлары балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Баулы халкын бәйрәм белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Хезмәтләрендә уңышка ирешкән бер төркем баулыларга ул бүләкләр тапшырды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен, район башлыгы Баулы муниципаль районы башкарма комитетының бухгалтер исәбе һәм хисап бүлеге баш белгече Гарифуллина Фәридә Сәйфи кызына «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален тапшырды.

Мәдәнияттәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Әхмәтҗанова Рәмзия Закуан кызы, баян сыйныф укытучысы, балалар сәнгать мәктәбенең концертмейстеры Карипова Ольга Аркадьевна, фортепиано сыйныфы укытучысы, балалар сәнгать мәктәбенең концертмейстеры Матвеева Вера Евгеньевна, район мәдәният йортының методик бүлек мөдире Ризванова Нурия Җәүдәт кызы, М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты хореографы Савельева Мария Николаевна, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Субаева Ландыш Галимҗан кызы бүләкләнде.

 «Проектсервис» ҖЧҖ директоры Гыйләҗев Илнар Мәгъсүд улы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы белән «Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы» муниципаль казна учреждениесенең баш белгече Лучинская Ольга Вениамин кызы бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән Баулы муниципаль районы Советы Аппаратының гомуми бүлек начальнигы урынбасары Нагимова Алсу Рафис кызы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International