Баулы халкы депутатларга наказларын бирә

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Мобиль кабул итү пунктына төрле сораулар белән дүрт исергәпле мөрәҗәгать итте. Районның башка торак пунктларындагы кебек үк, алар юлларны ремонтлау мәсьәләсен күтәрделәр. Ленин һәм Казан урамнарында яшәүчеләр исеменнән Миләүшә Йосыпова мөрәҗәгать итте.

– Безнең урамнарда юл бик начар хәлдә. Аны ремонтласыннар иде, - диде Миләүшә Йосыпова. – Соңгы көннәрдә яңгырлар күп ява, шуңа күрә аннан үтеп тә булмый – пычрак. Урамнарга асфальт салсак, без канәгать булыр идек.

Исергәп мәктәбе директоры Флореда Фәхриева һәм балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Лилия Сафина мобиль кабул итү пунктына охшаш сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, алар тротуар һәм җәяүлеләр кичүен ясауларын сорыйлар.

Исергәп авыл мәдәният йорты директоры Лилия Талипова депутатлардан бәйрәм чаралары уздыру өчен музыкаль аппаратура алуда ярдәм итүләрен сорады.

Авторы: Ләйсән ГАЛИМОВА.

 

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International