Татарстанда күчемсез милекне экстерриториаль принцип буенча теркәүгә гаризалар ешрак бирә башладылар

2019 елның 26 июле, җомга

Күчемсез милек объектын яшәү урынына һәм урнашу урынына бәйсез рәвештә теләсә кайсы төбәктә ничек милек рәсмиләштереп булуы турында җентекләбрәк Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «Росреестрның Федераль Кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы экспертлары мәгълүмат бирә.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы 2019 елның беренче яртыеллыгында кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында 3800гә якын гаризаны экстерриториаль принцип буенча кабул итте, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 36 процентка күбрәк. Гражданнар Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләрендә, Марий-Эл республикасында урнашкан күчемсез милек объектларына карата гаризаларны ешрак тапшырдылар.

Татарстан халкының күчемсез милекне экстерриториаль принцип буенча рәсмиләштерү мөмкинлеге 2017 елда «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә турында»гы закон гамәлгә кергәннән соң барлыкка килде.Димәк, хокукларны, килешүләрне, чикләүләрне һәм йөкләмәләрне теркәү күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча, әмма кәгазь документлар тапшыру урыны буенча төзелгән электрон документлар нигезендә башкарыла.

Кадастр палатасы директоры вазифаларын башкаручыАнтон Самойлов аңлатканча, татарстанлыларга мирас итеп алынган фатирны рәсмиләштерү өчен башка төбәккә бару мәҗбүри түгел. Ул кадастр исәбенә алу һәм хокукны дәүләт теркәве өчен кирәкле документларны даими яшәү төбәгендә бирә ала.

Башка төбәктә урнашкан объект буенча кабул ителгән документлар электрон рәвешкә күчерелә һәм объект урнашу урыны буенча теркәү органына махсус элемтә челтәрләре аша җибәрелә.Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатканча, татарстанлылар  экстерриториаль принцип буенча тапшырган документлар Кадастр палатасыннан кергәч, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә документлар белән башлангыч эш башкарыла – аларны кире кайтару өчен нигез булу-булмау карала. Документлар белән барысы да тәртиптә булса, алар объект урнашкан төбәккә электрон рәвештә җибәрелә.

2019 елның беренче яртыеллыгында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә РФ башка субъектларына җибәрелгән 2987 гариза эшкәртелде. Былтыр – 1905.

Әлеге хезмәтне күрсәтү, экстерриториаль принципка бәйсез рәвештә, дәүләт кадастр исәбе өчен – биш эш көне, хокукны дәүләт теркәве өчен – җиде эш көне, бер үк вакытта гариза тапшырганда дәүләт кадастр исәбе һәм хокукны дәүләт теркәве өчен – ун эш көне. Гариза тапшыручы әзер документларны мөрәҗәгать иткән урында ала мөмкинлеге бар.

Сораулар туган очракта, 8 800 100 34 34 колл-үзәк телефоны аша тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итәргә була.

Белешмә өчен:

Хокукларны экстерриториаль принцип буенча рәсмиләштерү хезмәте күрсәтү өчен Россиянең һәр субъектында аерым офислар каралган. Андый офислар Татарстанда да бар. Казанда түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан шәһәре, Кулагин урамы, 1. Республика районнарында – Әлмәт (Герцен урамы, 86) һәм Түбән Кама (Школьный бульвар урамы, 2а) шәһәрләрендәге офислар.

Массакүләм матбугат чаралары өчен

Татарстан  Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

Кадастр палатасы матбугат хезмәте

8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International