“АиФ-Казан” редакциясендә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белән туры линия узачак

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

25 июльдә 14.00 дән 15.00 гә кадәр «АиФ-Казан» редакциясендә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре белән «туры линия» узачак. Укучыларның сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Заречный бүлеге начальнигы Марина Фәттахова һәм Кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина җавап бирәчәк.

- 2019 елда бакчачылар өчен нәрсә үзгәрде?

- Бакчада нәрсә төзергә ярамый?

- Хәзер шәхси торак йортларны рәсмиләштерү тәртибе нинди?

- “Дача амнистиясен” озайтачаклармы һәм бу очракта күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибе ничек үзгәрәчәк?

- Күпфатирлы йортлардагы фатир хуҗалары йорт яны территориясеннән ничек файдалана алалар?

Укучылар сорауларына Марина Владимировна һәм Ләйсән Рифкатовна күрсәтелгән вакытта телефоннан җавап бирәчәкләр: (843) 526-95-16, 526-95-39, 526-95-30.

Сорауларны шулай ук алдан телефоннар буенча бирергә яки аларны электрон почтага җибәрергә мөмкин: aegorov@aif.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International