Баулылар Идел буе федераль округының “ІВолга 2.0” яшьләр форумында катнаша

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

23 июльдә Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының иң зур яшьләр форумы “ІВолга 2.0” старт алды. Быел форумда Идел буе федераль округының 14 регионыннан, Россиянең 62 субъектыннан һәм БДБның 10 иленнән 2000 кеше катнашты.

Форум эшендә Баулы районының “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре Артур Гәрәев һәм Радэль Галимуллин да катнаша. Форум кысаларында баулылар «Илнең җиңүләре – буыннар горурлыгы» белем бирү сменасында катнашачаклар, шулай ук алар эксперт комиссиясен үз социаль әһәмиятле идеяләре һәм проектлары белән таныштырачаклар.

Форум барышында ун смена эшләячәк, аларның эчтәлеге дәүләт яшьләр сәясәтенең стратегик юнәлешләрен чагылдыра. іВолганың төп максаты - яшьләр проектлары белән танышу. Форум дәвамында яшьләр грантлар өчен көрәшәчәк. Иң яхшы проектларны тормышка ашыруга 150дән 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк. “ІВолга 2.0” приз фонды 10 млн сум тәшкил итә.

Чыганак һәм фото: БМР яшьләр эшләре бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International