Татарстанда күчемсез милекнең кадастр бәясен раслау турында аңлатма

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы белгечләре, кадастр бәяләве темасы буенча гражданнардан сораулар күп килү сәбәпле, Татарстанда күчемсез милекнең кадастр бәясен раслау ничек узуы турында сөйләделәр.

Күчемсез милек объектының кадастр бәясе константа түгел: ул үзгәрергә мөмкин, чөнки аны исәпләү күчемсез милек объекты характеристикаларының киң спектрына нигезләнгән – бу аның техник параметрлары, урнашуы, инфраструктура үсеше, коммуникацияләр булу һәм башкалар. Димәк, объектның нинди дә булса характеристикаларын үзгәртү аның кадастр бәясенә йогынты ясый.

Гамәлдәге закон нигезендә, нәкъ менә кадастр бәясе күчемсез милек салымын исәпләү өчен нигез булып тора. Салым гадел исәпләнсен өчен кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны даими актуальләштерү таләп ителә. Бу максатта күчемсез милек объектларына дәүләт кадастр бәясе үткәрелә.

ГКО күп дигәндә өч елга бер тапкыр (федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә - ике елга бер тапкыр) һәм ким дигәндә биш елга бер тапкыр үткәрелә. Моннан тыш, чираттан тыш бәя бирү дә мөмкин.

Хәзерге вакытта бәяләү эшчәнлеген бәйсез бәяләүчеләрдән дәүләт кадастр бәяләү системасына күчерү бара. Кадастр бәясен РФ субъекты каршында махсус булдырылган дәүләт бюджет учреждениеләре билгели. Татарстанда –  2017 елда төзелгән «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ. Шунысы игътибарга лаек, кадастр бәясен турыдан-туры билгели торган бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре аның кадастр бәясен дәгъвалау өчен күчемсез мөлкәтнең базар бәясен исәпләү белән шөгыльләнергә хокуклы түгел.

Татарстан Республикасында кадастр бәясен билгеләү процессы ничек бара?

Иң элек Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы дәүләт кадастр бәясен үткәрү турында Карар кабул итә. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек объектлары исемлеген төзи һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органына бирә, ул, үз чиратында, 3 эш көне дәвамында аны «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге»нә җибәрә. Бу исемлеккә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) кадастр бәясен билгеләү буенча агымдагы елның 1 гыйнварына актуаль мәгълүматлар кертелә.

Алдан үткәрелгән исәп дәүләт кадастр бәясенең мөһим этабы булып тора. Закон нигезендә билгеләнгән срокларда ул учреждение сайтында Интернетта урнаштырыла, шулай ук Росреестрга бирелә. Хаталарны төзәткәннән соң, исәп ведомство сайтында 60 көнгә бастырыла, бу гражданнар аның белән таныша һәм үзләренең искәрмәләрен белдерә алсын өчен эшләнә. Аларны кызыксынган затлар теләсә нинди уңайлы ысул белән – турыдан-туры «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге»нә юллый ала, Дәүләт хезмәтләре Порталы аша һәм КФҮ аша гариза бирә ала.

Милек иясе алдан исәп белән 60 көн эчендә таныша ала, әмма закон нигезендә искәрмәне 50 тәүлек эчендә бирергә кирәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хисап документларына карата искәрмәләргә законда билгеләнгән кайбер белешмәләр теркәлергә тиеш: ФИО, күчемсез милек объектының кадастр номеры, арадаш хисап битләренең номерлары. Моннан тыш, искәрмәләргә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталар булуын раслаучы документлар да бирелергә мөмкин. Таләпләргә туры килми торган искәрмәләр каралырга тиеш түгел.

Бәяләү нәтиҗәләрен алдан карау әле башлангыч этапта ук хаталарны төзәтергә һәм кадастр бәясен үзгәртергә (объектка мондый кадастр бәясе буенча исәпләнгән салымнар исәпләнә башлаганчы) мөмкинлек бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International