Җир участогын үз белдек белән биләгән өчен административ штраф гражданнарга – 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20дән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта әгәр җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнгән булса, штраф күләме күрсәтелгән бәядән чыгып билгеләнә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җир кишәрлекләре хуҗаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелә. Әгәр күрсәтелгән срокка хокук бозу бетерелмәсә, участок хуҗасы яңа штраф һәм яңа күрсәтмә алачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2019 елның 6 аенда җир законнарын бозуларны бетерү турында барлыгы 4 меңнән артык күрсәтмә биргән.
Исегезгә төшерәбез, җир законнарын үтәү өлкәсендәге сораулар буенча татарстанлылар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 2нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә алалар. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин (rosreestr.tatarstan.ru «Структура» бүлегендә - «Территориаль бүлекләр»).