Әлеге үсемлек бик зыянлы: үсемлек согы тәнгә эләккәндә пешерә, серкәсе тын юлын, ашказанын шештерә. Балтырган согы күзгә эләксш, сукыраерга мөмкин.
Бу чүп үләненнән саклану өчен, аны чапканда тирене тыгыз тукымалы кием һәм күзне махсусс күзлек ярдәмендә сакларга кирәк. Балаларга балтырганның сабаклары һәм яфраклары белән уйнарга ярамавын аңлатырга кирәк. Үсемлек үсә торган урыннарда яланаяк йөрмәү яхшырак.
Сок тирегә эләккән очракта, пешү урынын, сабын һәм йомшак губка кулланып, агым суда юарга кирәк. Үсемлек согы авызга яки күзгә эләксә, 15 минут дәвамында юдырырга кирәк.
Зарарланган урынга стериль бәйләвеч салу, антигистамин препаратын кабул итү һәм медикка күренү зарур. Хәтта су процедураларыннан соң да күпмедер вакыт зарарланган тирене кояштан саклау кирәк.