20 июльдә Россиядә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. Соңгы елларда шахмат балалар арасында популярлык казана. Безнең шәһәрдә дә әлеге уен белән мавыгучылар елдан-ел арта бара.
Балачактан ук футбол белән мавыгучы Николай Коротаев хәзер республикада шахмат буенча иң абруйлы тренерларның берсе булып тора.
- Башка малайлар кебек үк, мин футбол яраттым. Ул чакта шахматны бик аз уйныйлар, фигуралар да юк иде, – дип уртаклашты Николай Николаевич. - Мин кайдадыр бераз уйнарга өйрәндем. 25 яшемдә кулыма «Крестьянка» журналы эләкте. Анда шахмат биремнәре бастырылган иде, аларны чишеп, редакциягә җибәрдем. Миңа шахмат буенча өченче разрядлы нәтиҗә килде. Бу нәтиҗә белән шулай горурлана идем. Акрынлап шахмат белән кызыксына башладым, – дип искә төшерә Николай Николаевич. - Аннары Баулыда турнир булды, анда мин беренче тапкыр катнаштым. Әлбәттә, мине барысы да җиңде һәм мин соңгы урын алдым. Кәеф кырылды, билгеле. Махсус китаплар укый башладым, чөнки җиңелергә яратмый идем.
Соңрак Николай Коротаев шахмат түгәрәге алып бара башлый. 27 ел эчендә тренер бик күп шахматчылар үстергән, алар арасында уннан артык кеше республика чемпионы булган. 2017 елда Баулы шахматчылары укучылар спартакиадасында абсолют Татарстан чемпионнары булдылар.
- Шахмат дисциплина тәрбияләү өчен бик файдалы, хәтерне яхшырта. Уен үз адымнарыңны планлаштырырга өйрәтә, тормышта бу кирәк булачак. Шулай ук шахмат ярдәмендә балаларның дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнүләре дә мөһим, – дип исәпли Николай Николаевич.
Чыганак һәм фото: Баулы-информ