Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204нче Указын гамәлгә ашыру кысаларында, Баулы муниципаль районында Гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, хәерчелек дәрәҗәсен киметү комиссиясе төзелде.
16 июлендә «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшмәкәрләргә ярдәм фонды Коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенын төбәк вәкиле катнашында комиссия утырышы узды.
Утырышта шулай ук 8 гаилә катнашты. Аларга социаль контракт төзү һәм «Минем салым» рәсми кушымтасында һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында теркәлү тәртибе турында аңлатмалар бирелде. Чарада катнашкан 4 кеше үзмәшгуль булырга теләк белдерде.
Комиссия утырышы Баулы муниципаль районының «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә атна саен 08:00 дэн 12:00 сәгатькә кадәр, Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.
"Милосердие" үзәге