Күпфатирлы йортта нинди коммерция объектлары булырга мөмкин?

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Россиядә күптән түгел торак йортларда коммерция объектларын урнаштыруга кагылышлы РФ Торак кодексы үзгәрешләре үз көченә керде. Закон гражданнарга “торак булмаган” билгеләнешне “торакка” һәм киресенчәгә үзгәртергә мөмкинлек бирә һәм сайланган билгеләнешкә бәйле рәвештә бинаны эксплуатацияләү өчен стандартлар билгели. Күп катлы торак йортта коммерция эшчәнлегенең нинди төрләрен алып барырга мөмкин булуы турында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары сөйләде.

Кадастр палатасы: күпфатирлы йортта торак бүлмәләрне яшәү өчен генә түгел, бизнес алып бару өчен дә файдаланырга мөмкин

Торак кодексының 17 статьясы нигезендә, торак бинада законлы яшәүче гражданнар, йортта яшәүче башкаларның хокуклары, шулай ук торак бинага тиешле таләпләр үтәлгән очракта,  профессиональ яки индивидуаль эшкуарлык эшчәнлегеналып бара ала. Эшмәкәр эше фатирның башка кешеләргә, шулай ук йорт күршеләренә уңайсызлыклар тудырмаска, торак бинаны эксплуатацияләгәндә санитар нормалар һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозмаска, инженер җиһазларына яки бина конструкциясенә зыян китерергә тиеш түгел. Өй шартларында бизнес алып барырга шәхси эшмәкәрләр яки үзмәшгульләр буларак теркәлгән физик затлар хокуклы. Еш кына өйләрендә репетиторлар, тәрҗемәчеләр, юристлар, бухгалтерлар, программистлар, веб-дизайнерлар, тегүчеләр һәм башкалар эшчәнлек алып бара. Гамәлдәге законнар шулай ук фатирда зур булмаган шәхси производство оештыруга, мәсәлән, тортлар җитештерү, фасовкалау һәм төрү, сабын ясауга каршы килми. Әмма эшкәртүнең зур күләменә исәп тотып булмый: Торак кодексы торак биналарда сәнәгать производстволарын урнаштыруны тыя.

Татарстан Росреестры: күпфатирлы йорттагы торак булмаган биналар коммерция эшчәнлеге өчен файдаланыла ала

Бина эчендә эшчәнлек янгынга каршы, санитар һәм шәһәр төзелеше нормалары белән чикләнә һәм һава һәм торак яны территориясен пычратуга, тавышның рөхсәт ителгән дәрәҗәсеннән артып китүгә китерергә, йортта яшәүчеләрнең тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел. Аерым алганда, закон торак йортларда химик товарлар, шартлаткыч матдәләр һәм материаллар, синтетик әйберләре, автозапчастьләр, шиннар, автомобиль майлары сату кибетләрен урнаштыруны тыя.

Шулай ук 23 сәгатьтән соң эшләүче биналар, ритуаль хезмәтләр күрсәтү учреждениеләре һәм кибетләре, теләсә кайсы билгеләнештәге складлар, махсус балык кибетләре, мунча һәм сауна, кер юу һәм химчисткалар, җәмәгать бәдрәфләре дә тыела.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

Кадастр палатасы матбугат хезмәте

8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International