Күчемсез милек базарында һөнәри катнашучылар өчен «түгәрәк өстәл» узды

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары һәм башкалар вәкилләре өчен «түгәрәк өстәл» узды.

Чара кысаларында 151-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр белән таныштырдылар.

Аерым алганда, түбәндәге үзгәрешләр кертелде:

- төзүченең йөкләмәләрен үтәү өлешендә өлешләп катнашу килешүе шартларына төгәллек кертүдә: йә компенсация фондына акча (взнослар) түләү буенча бурычларны үтәргә, йә өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын эскроу счетларында урнаштырырга тиеш;

- күпфатирлы йорт яки башка күчемсез милек объекты төзелә торган, өлешләп төзүдә катнашучылар залогында булган җир участогының бүленеше үзенчәлекләре буенча;

- торак булмаган бүлмәләр булган ДДУны дәүләт теркәвенә алганда, төзүче тарафыннан мәҗбүри акча (взнослар) түләү фактын тикшерү зарурилыгы буенча;

- торак төзелеше өлкәсендә вәкаләтле банк эшчәнлеге буенча;

- өлешләп төзүдә катнашучылар алдында төзүченең йөкләмәләрен тәэмин итү өчен эскроу счетын куллану буенча;

- торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасын куллану белән мәгълүмат субъектларының үзара хезмәттәшлеге буенча;

- проект документларына экспертиза үткәрү буенча.

Шулай ук кабул ителгән 153-ФЗ номерлы Закон төзүчеләрнең гражданлык җаваплылыгын иминләштерү шартнамәләрен вакытыннан алда туктатуны күздә тота. Иминият килешүләре туктатылган көннән башлап, өлешләп түләүчеләр алдында җаваплылыкны Фонд тота. Төзүчеләрне үзара иминләштерү җәмгыятьләре бетерелергә, йә башка төр иминиятләү максатларында АҖ итеп үзгәртелергә тиеш.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International